Бүген Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция узды. Аның чикләрендә башкалада яшәүчеләр хатын-кызлар түләүсез карауны, сөт бизләрен тикшерүне уза һәм онколог-маммолог консультациясен ала алдылар.
26 июньдә 15.00 сәг. Яр Чаллыда онкология белән авыручы пациентлар һәм аларның якыннары өчен Мәктәп узачак. Очрашуда сүз онкологик авырулар белән пациентларның ашаулары турында һәм онколгиядән терелүчеләргә психологик ярдәм һәм булышлык күрсәтүнең үзәнчелекләре турында барды.
Баулы үзәк район хастаханесендә капиталь ремонттан соң гинекология һәм хирургия бүләкләренең ишекләре ачылдылар. Ачылу церемониясендә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, ТР ССМ Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Баулы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев катнаштылар.
Бүген Республика клиник хастаханәсенә Казахстан Республикасы Костанай өлкәсенең делегациясе килеп китте. Делегатлар кабул итү-диагностика бүлегенең, һәлакәтләр медицинасы ситуацион үзәгенең эшләре белән таныштылар. Кунакларга Республика клиник хастаханәсенең мөмкинлекләре турында сөйләделәр һәм республиканың башка хастаханәләре белән оешманың тәэсир итешү буенча үзәк системасының эшен күрсәттеләр.
25 июньдә «МЕГА» сәүдә үзәгендә 10 сәг. башлап 16 сәг. кадәр «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән социаль акция узачак. Акция чикләрендә хатын кызлар түләүсез Республика клиник онкология диспансерының онкологлары-маммологлары каравын, инновацион җиһазда ультратавыш тикшерүне уза һәм күкрәкнең яман шеше профилактикасы мәсьәләләре буенча табиблар консультациясен ала алачаклар.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләренең ассоциациясе Идарәсенең утырышы ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советының рәисе Чингиз Мәхмүтов катнашулары белән булды.
Әлмәт шәһ. «Нефтяник» хоккей клубының хоккеистлары Иннополис шәһ. Медицина үзәгендә тикшерү уздылар. Хокеистларны квалифицияле табиблар белән уздырган тикшерү – авырулар һәм җәрәхәтләнүләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле чараларының берсе. Хәлне бәяләү спортсменны җәрәхәтләргә китерүче факторларны ачыкларга һәм киләчәктә аларны бетерү буенча чараларны кабул итәргә рөхсәт итә.
Бүген Республика клиник хастаханәсендә пациентларның хәле һәм аларны дәвалау мәсьәләләре буенча медиклар өчен видеоконсультация системасын тәкъдим иттеләр. Хәзер хастаханә белгечләре район хастаханәләренең табиблары белән, хәттә ялда булганда да бәйләнешкә керә алачаклар.
Бүген Яр Чаллыда «Татарстан медицинасының үзгәрешләр лидерлары-2020. Корпоратив компетенцияләр моделе» дигән белем бирү сессиясе Автоград дәвалау оешмаларының җитәкчеләре катнашуы белән узды.
Иннополис шәһ. Дәвалау-реабилитация үзәгенә РФА академигы, профессор, «Медси» компанияләр группасы» АҖнең Стационар кластеры директоры Константин Лядов килеп китте.Очрашуда шулай ук Торгызу буенча дәвалау үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д. Елизавета Конева катнашты.