ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Республика кан үзәгендә «Кан тапшырыгыз. Аны хәзер тапшырыгыз. Аны еш тапшырыгыз» донор акциясе узды. Акциядә дин эшлеклеләре катнаштылар ( Кан үзәге һәм дин конфессияләре арасында социаль хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чикләрендә).  Кан тапшырырга, шуның белән мохтаҗ булучыларга ярдәм итергә, шәһәрнең ваемсыз булмаган кешеләре дә килделәр.

2055 елның маенда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясы барышында, дөньяның төрле илләренең сәламәтлек саклау министрлары ирекле кан донорлыгына биренгәнлек һәм аңа булышлык күрсәтү турында  бертавыштан гариза кабул иттеләр.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча “Халык тикшерүе”, ТР сәләмәтлек саклау Министрлыкның бердәм тәүлек буе эшли торган “кызу линия” телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында “Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә эшлиләр.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Врач года – Ак чәчәкләр» дигән республика премиясенең номинантлары өчен интернет-сайлау уза.

2017 елның 5 июненнән башлап 11нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7185 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1340 чакыру керде.

Хәзерге заман ультратавыш технологияләр үзәге үз эшен РКХдә башлады. Анда нур һәм ультратавыш диагностикасының хәзерге заман технологияләрен кертәчәкләр. Үзәк Республика клиник хастаханәсе җитәкчесенең инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында оештырылды.

14 июньдә, Бөтендөнья кан доноры көнендә, Казанда «Кан тапшырыгыз. Аны хәзер тапшырыгыз. Аны еш тапшырыгыз» лозунгы астында донор акциясе узачак.

Яр Чаллының 4 номерлы шәһәр сырхауханәсендә «Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш регионында онкологик ярдәмне камилләштерү һәм онклогик авырулардан үлем санын киметү» темасына районара семинар-киңәшмә узды.


9
июнь, 2017 ел
җомга

Республиканың ерактагы районнарында рентгенологик диагностиканың тәүлек буе сузылган хезмәтен оештыру, табиб-рентгенологның үз вакытында һәм  квалифицияле нәтиҗәне алу, кыйммәтле җиһазның эшсез тору вакытын киметү  максатында Татарстанда «ТР Бердәм рентгенологы» дигән хезмәт оештырылды.

Казанда Республика клиник хастаханәсенең Галим советының утырышы хастаханәнең фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашулары белән узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International