ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

Яр Чаллыда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара булды. Концерт барышында Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина «Иң яхшы балалар табибы-2017» халык тануы конкурсының җиңүчеләренә рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырды.

Әлмәт шәһ. һәм «Татнефть» ПАҖ Медсанчастендә Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда коллектив хезмәткәрләре, ветераннар, шулай ук Медсанчасть идарәсенең әгъзалары: «Татнефть» ПАҖнең ярдәмче бүлеге башлыгы Газинур Ибраһимов, Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина, «Чулпан» акционер иминият компаниясенең генераль директоры Фәрит Вафин – катнаштылар.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Врач года – Ак чәчәкләр» республика конкурсының номинантларын сәламләп, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, һәр вакыт шундый очрашу дулкынландыргыч, дип  билгеләде. Медицина хезмәткәре көне алдында, министр һәр номинантка  аның көндәлек хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул, масштаблы нәтиҗәләрне казану өчен һәр медицина хезмәткәренең һәм тулысынча һәр медицина оешманың роле әһәмиятле, дип басым ясады.

Бүген Татмедиада балалар һәм яшүсмерләр арасында җәрәһәтләр профилактикасы чараларына багышланган пресс-конференция узды. Пресс-конференциядә Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шавалиев, БРКХ белгечләре, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкетенең иминлеген пропагандалау бүлегенең башлыгы Дамир Бикмөхәмметов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең башлыгы Жанна Соркина катнаштылар.

Медицина хезмәткәре көне алдында Әлмәттә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина катнашулары белән тантаналы чара узды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда «Врач года – Ак чәчәкләр» республика конкурсының җиңүчеләре билгеләнделәр. Шушы вакытка кадәр 2017 елның республика премиясе номинантлары өчен интернет-сайлау узды. Җиңүчене сайлау вакытында мөһим рольне интернет-сайлау нәтиҗәләре уйнадылар. Исегезгә төшерик, Медицина хезмәткәре көненә багышланган юбилей тантаналы чарасы, Татарстан Республикасының иң яхшы медицина хезмәткәрен хөрмәтләү 2017 елның 16 июнендә М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында (Ирек мәйданы,2) булачак. Бу елда конкурста катнашу өчен 146 гариза бирелгән. Алты номинация тәкъдим ителде – һәр кайсында комиссия әгъзалары белән финал сайлауга кертелгән өч лаеклы кандидатура яисә табиблар коллективы («Уникаль очрак» номинациясе). Чыгармада – «Сәламәтлек саклау риваяте» номинациясе.

Медицина хезмәткәре көне алдында Түбән Камада, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбәк Кама мэры Айдар Метшин катнашулары белән тантаналы чара булды.

Массакүләм кан тапшыру белән Бөтендөнья донор көнен Яр Чаллыда билгеләделәр. Ваемсыз булмаган чаллылар Республика кан үзәге филиалында кан тапшырдылар. Акциягә «Яр Чаллы җылылык чертәрләре» –  «Татэнерго» АҖ филиалының коллективы булышлык күрсәтте.


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Республика кан үзәгендә «Кан тапшырыгыз. Аны хәзер тапшырыгыз. Аны еш тапшырыгыз» донор акциясе узды. Акциядә дин эшлеклеләре катнаштылар ( Кан үзәге һәм дин конфессияләре арасында социаль хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чикләрендә).  Кан тапшырырга, шуның белән мохтаҗ булучыларга ярдәм итергә, шәһәрнең ваемсыз булмаган кешеләре дә килделәр.

2055 елның маенда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясы барышында, дөньяның төрле илләренең сәламәтлек саклау министрлары ирекле кан донорлыгына биренгәнлек һәм аңа булышлык күрсәтү турында  бертавыштан гариза кабул иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International