2017 елның 15 маенда Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО актлар залында Россиянең Ревматологлар ассоциациясе президенты, РФА академигы, РФ ССМ баш ревматологы Евгений Лев улы Насоновның лекциясе булды. Академик хастаханәнең табиблар коллективы белән очрашуда баш табиб, ТР Дәүләт советының депутаты М.Н. Садыйков, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, м.ф.д. Д.И. Абдулганиев, клиника табиблары булдылар.
«Сәламәтлек-2017» дигән медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары Менделеевск районында уздылар. Чарада биш сәламәтлек саклау оешмасы командалары катнашты: Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Тукай һәм Теләче үзәк район хастаханәләренең.
19 майдан башлап 21 майга кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Балалар дөньясы. Казан» дигән 10нче махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Күргәзмәдә балалар индивидуаль психологик консультацияләр ала алачаклар. Күргәзмәнең яшь килүчеләре белән БРКХнең медицина психологлары эшлиячәкләр.
Югары Осланда «Сәламәтлек-2017» дигән Татарстан Республикасының медицина хезмәткәрләре спартакиадасының сайлап алу ярышлары булдылар. Осталык һәм көч сынашып карарга республика биш районының дәвалау-прфилактика оешмаларының вәкилләре җыелдылар: Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарының.
Мамадыш үзәк район хастаханәсенең музеенда укучыларга яңа музейлы-белем бирү «Медицина хезмәткәрләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар» дигән экспозицияне такъдим иттеләр. Экспозиция якташ-медиклар тарихы нигезендә оештырылган. Презентациядә аларның данлы хезмәтләре, сугыш юллары, бүләкләре турында сөйләнә.
Стратегик сессия эшендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры А.С. Созинов, AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең үсеш бүлегенең җитәкчесе Марина Иванова катнаштылар.
2017 елның 8 маенан башлап 14 маена кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7770 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1097 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6156 – төрле авыруларга, шул санда 166 инсультка һәм 53 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.
Казанда сәүдә йортларының берсендә «Артериаль кан басымыңны үлчә» дигән акция узды. Ул Казан дәүләт медицина университетының Актлар көне һәм Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәшү көне чикләрендә узды.
Казан дәүләт медицина университеты «Яшел каникуллар» дигән балалар программасы студиясе белән бергә 6–8нче классларның укучылырын Казан шәһәренең Мирный поселогында «Динамо» Спорт үзәгендә 5–19 июннәрдә узачак «Медицина каникуллары» профильле сменасына чакыра.
Бүген Казанда Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган «Татарстан Республикасының шәфкать туташы хәрәкәтенең тарихы» дигән Республика конференциясе узды.