Чистай үзәк район хастанәсендә бүген шартлы янгынның медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнү узды. Өйрәнүләр легендасы буенча, кабынып китү ашханәдә, гинекология бүлегенең беренче катында булды. Янгын кабыну учагын күргән өлкән шәфкать туташы Суворова Р.Р. янгын сигнализациясен хәрәкәткә китерде, бала табу йортында янгын учагы барлыкка килү турында «01» хезмәтенә хәбәр итте.
Бүген көн буе тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен шәфкать туташлары кабул итәләр. Республика медицина оешмаларының күбесендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган бәйрәм чаралары уздылар.
Бүген Яр Чаллыда спортның җәйге төрләре буенча «Сәламәтлек-2017» дигән ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабы узды.
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенең пациентлары, хезмәткәрләре, «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсенең торучылары һәм кунаклары Россиядә беренчеләрдән булып конфедерацияләр Кубогында җиңүчеләренең ганиматын күрделәр.
Бүген Казанда Республика кан үзәгенең яңа бинасын ачу мизгеленнән 3-еллыгына багышланган «Игелекле йөрәк көне» дигән донорлар акциясе узды. Акциядә «Камгэсэнергосторой» ПАҖ төзүчеләре катнашты, ул кетелмәгән түгел – нәкъ алар 10 ай эчендә бөтен Европа стандартларына ярашлы һәм гамәлдәге санитар кагыйдәләрен һәм нормаларын исәпләүче хәзерге заман өч катлы бина торгызыдылар.
Бүген Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе биналарында «Игелек ярминкәсе» дигән хәйрия чарасы – җырлар, биюләр һәм клиника табибларының һәм шәфкать туташларының куллары белән эшләнгән төрле-төрле ашамлыкларны ашап карау белән булды. Чара Халыкара шәфкать туташы көненә туры китерелгән иде.
Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә меңнән артык шәфкать туташы эшли. Көн саен хастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә алар шәһәрнең дистәләгән мең пациентына хезмәт күрсәтәләр.
12 майда бөтен дөньяда үз һөнәри бәйрәмнәрен шәфкать туташлары билгелиләр. Бу көн юкка гына сайланмаган, Кызыл Хач Халыкара оешмасы карары буенча ул инглиз шәфкать туташы Флоренс Найтингейлнең туган көнендә билгеләнә. Флоренс Найтингейл Кырым сугышы вакытында дөньяда беренче шәфкать туташлары хезмәтен оештырды. Бәйрәмгә 100 елдан артыграк булса да, ул рәсми итеп 1971 елда гына оештырылды.
Халыкара шәфкать туташы көне алдында Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә «Урта медицина белемле иң яхшы медицина хезмәткәре» дигән КВН уены форматында конкурс узды.
8 майдан башлап 17нә кадәр Татарстанда артериаль гипертонияне профилактикалау атнасы уза. Гипертонияне гасыр авыруы дип атыйлар, ул һәр ел белән тагын да яшьрәк була. Ешрак авыру ачык-ачыктан күрсәтүсез уза. Югары артериаль кан басымының беренче билгеләре булган баш авыртуын, көчсезлекне, йокысызлыкны күбесе арыганлыкка язып куялар. Бу вакытта кешенең кан тамырларына һәм йөрәгенә ярдәм кирәк. Артериаль гипертония – миокард инфаркты һәм баш мие кан әйләнешенең бозылулары кебек йөрәк-кан тамырлары авыруларының һәм аларның өзлегүләренең үсеш рискының иң таралган факторларының берсе.