ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 майдан башлап 26на кадәр Казан дәүләт медицина университетында әйдәүче чит ил галимнәренең ачык лекцияләре узачак. Докладчылар булып Пенсильвания университетының (АКШ) профессоры Джефри Вонг, Рединг университетының (Бөек Британия) профессоры Виталий Хуторянский, Британия Колумбиясе университетының (Канада) профессоры Кәрим Каюми, Йель университетының (США) профессоры Рамин Ахмади, Вермонт университетының (США) профессоры Маджид Садиг, Экс-Марсель университетының (Франция) профессоры Петр Брежестовский чыкгачаклар. Галимнәр медицина белемендә яңалыклар турында , медицина белемен бирү мәсьәләләрен карап тикшерәчәкләр, глобаль сәламәтлек турында сөйләчәкләр.

Бүген Казан шәһ. буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсендә «Прививкалар турында мин нәрсә беләм?» дигән балалар рәсемнәре конкурсының йомгакларын ясадылар. Конкурс Иммунизациянең Европа атнасы чикләрендә 25 апрельдән башлап уздырылды. Анда Казан медицина хезмәткәрләренең 10–15 яшьтәге  балалары катнаштылар.

Сәламәтлек саклау оешмаларының идарә технологияләре бер урында тормыйлар. Кама балалар медицина үзәгендә сыйфат менеджменты системасын кертү артыннан «сакчыл җитештерүгә» тотындылар.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (БСГБ) – авыр йогышлы авыру, ул бөер һәм башка органнарның вак кан тамырларының зарарлануы белән беленә. РФдә авырулар санының һәм географик таралуының дәрәҗәсе буенча БСГБ тәбигый-учаклы зоонозлы йогышлар арасында беренче урын алып тора.

Татарстан медиклары Җиңү Көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар. Шулай Казанда медиклар «Үлемсез полк» акциясенә чыктылар.  Чәчәкләр, флаглар һәм якын кешеләрнең – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары белән баш каланың урамнары буенча республика хастаханәләренең баш табиблары, КДМУ ректоры Алексей Созинов, ТР Сәламәтлек саклау Аппаратының хезмәткәрләре, шулай ук студентлар-медиклар йөрделәр.

2017 елның 1 маеннан башлап 7нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7370 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1139 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5802 – төрле авыруларга, шул санда 193 инсультка һәм 38 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Сугышның беренче көннәрендә Совет Татариясеннән Ватанны яклау өчен ирләр һәм хатын-кызлар меңнәре фронтка мобилизацияләнгән иде, алар арасында медицина хезмәткәрләре дә бар иде. Татарстанның медицина хезмәткәрләре немец-фашист илбасарлары өстендә җиңүгә бик мөһим өлеш керттеләр. Татария хәрәкәттәге армиягә үз медицина хезмәткәрләренең шактый зур өлешен җибәрде.

Бөек Җиңү Көне – илебезнең халыгы өчен иң әһәмиятле, мәгънәле бәйрәм. Шушы иң бөек көнне тормыш бәясе белән якынайтканнар алдында без бик зур бурычлы. Немец-фашист илбасарлары өстендә Җиңүгә Татарстан медицина хезмәткәрләре бик мөһим өлеш керттеләр. Алар сугыш кырында, дошманның ут яңгыры астында, медицина  пунктларында, госпитальләрдә һәм хастаханәләрдә, фронтта һәм тылда, партизан отрядларында, дошман вакытлыча басып алган территориядә яраланганнарга һәм авыручыларга медицина ярдәмен күрсәттеләр. Кирәклек булганда, медицина инструментларын читкә алып куеп, кулларда кораллар белән яралганнарны якларга бардылар. Кадерле ветераннар! Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән, республиканың  медицина җәмәгатьчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында илебезнең Җиңүенә, шулай ук аның киләсе тыныч үсеше өчен уңай шартларны төзүгә кертелгән өлеш өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.  Сезнең  биографиягез  - Ватанга хезмәт итүнең искитәрлек үрнәге. Ихлас күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең тормышыгызда сөендерүче һәм оптимистлыкны тудыручы әйберләр күбрәк булсын!   ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин.


5
май, 2017 ел
җомга

Җиңү Көне алдында Татарстанда тантаналы чаралар, ветераннарның яшь буыны белән очрашулар актив узалар.

Бүген Казанның Сугыш ветераннары өчен госпитальдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72нче еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International