ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

8 марттан башлап 10на кадәр Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Конфедерацияләр кубогы-2017 һәм Дөнья чемпионаты-2018 чараларын медицина тәэминатының белем бирү семинары уза.

22 апрельдән башлап 27нә кадәр Казанда «Физик культура һәм спорт – табибның икенче һөнәре» дигән Россия медицина һәм фармацевтик югары уку йортларының VI студентлар фестиваленең финал ярышлары узачак. Ул фестиваль ярышларының региональ этаплары 700 җиңүчеләрен берләштерәчәк. 2017 елның Фестиваленең үзенчәлеге булып чарага халыкара статусын биргән Кытай Халык Республикасы югары уку йортларының ярышларда катнашуы торачак. Спорт фестивален уздыру бишьеллык чор эчендә ярышларда барысы 20000 артык кеше катнашты.

Мамадыш үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә хастаханәнең кечкенә пациентлары өчен «Дуслык пәрәвезе» дигән бәйрәм узды. Мавыктыргыч уйен формасында оригиналь сценарий буенча балалар төрле викториналарда, әкиятләрне белүгә конкурсларда катнаштылар.

Түбән Камада «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең 500 артык кеше катнашкан II (региональ) этабы узды. Аларга күп сынаулар узарга туры килде: гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү, 25 һәм 50 метрга йөзү, көч гимнастикасы, пневматик винтовкадан ату һәм чангыда йөгерү. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең нәтиҗәләре буенча предприятиеләр һәм оешмалар арасында Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең командасы икенче урын алды.

ТР ССМ Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә җитәкче Вера Головина рәислегендә «Район башлыгы йөкләмәсе буенча эш оештыру турында» темасына коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия утырышы узды.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Утырышта 2016 ел эчендә Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең эш йомгакларын ясаячаклар һәм 2017 елга бурычларны билгеләчәкләр, Татарстанда хирургик ярдәм күрсәтүгә һәм хирургик профильле авыручылар санына анализ ясаячаклар. Шулай ук Татарстан Республикасының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе хезмәте эшчәнлегенең йомгакларын ясаячаклар, балалар хирургиясе хезмәтенең хәле һәм үсеш юнәлешләре турында һәм республиканың районнарында хирургик ярдәм күрсәтүнең сыйфаты турында фикер алышачаклар.

Бүген Азнакай районында, Карамалы авылы янында, ЮТҺ булды.  Йөк һәм җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә, ашыгыч ярдәм килгәнче, ЮТҺ урынында 2 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда хастаханә советының утрырышы узды. Анда 2016 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр.

Бүген Казанның сәүдә йортларының берсендә күкрәк яман шешенең иртә диагностикасы буенча #мин уздым (#япрошла) социаль акциясе узды. Акциядә 560 кеше катнашты, сөт бизләренең 50 төрле патологиясе, күкрәкнең яман шешенә 5 шик ачыкланды.  Шушы хатын-кызлар өстәмә тикшерүгә һәм диагнозга аныклык кертүгә җибәрелделәр.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген бөтен дөньяда Глаукома белән көрәшү көне билгеләнә. Глаукома дөньяда да, Россиядә дә, дәвалап булмый торган сукырлык һәм күрү сәләте буенча инвалидлык сәбәпләре арасында әйдәүче позицияләрне алып тора һәм иң мөһим медик-социаль мәсьәлә булып тора. Бу авыру симптомсыз һәм авыртусыз  диярлек уза, ләкин кире кайтарылмый торган сукырлыкка китерә, шуның белән ул авыру мәкерле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International