ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
Конференцияне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш диетологы, Нутрициологларның, диетологларның һәм азык-төлек индустриясе белгечләренең союзы президенты, Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Виктор Тутельян һәм сәламәтлек саклу министрының беренче урынбасары Сергей Осипов ачтылар.
Конференция эшендә шулай ук туклану өлкәсендә әйдәүче Россия галимнәре һәм белгечләре катнашалар
Республика клиник хастаханәсендә дәвамлы стационар дәвалануда булучы балаларга Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хәл белергә кереп чыктылар. Казандагы Роналд Макдоналд йорты китапханәсенә  татар һәм рус язучыларының әсәрләр коллекциясе, Татар китап нәшрияте бастырган сирәк очрый торган китаплар, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең белгечләре белән җыелган китаплар, әсәрләрнең автор данәләре тапшырылдылар.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанга мәдәният көннәре чикләрендә  Татарстаннан чыккан танылган табиблар килгәннәр. Бүген танылган хирург Ренат Акчурин башлыгында делегация 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең пациентларына консультация уздырды. Соңрак кунаклар 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсенә килеп киттеләр.

Бүген Республика клиник хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен янгын һәм гәдәттән тыш хәл (ГТХ) вакытында дөрес эвакуацияләү тәртибе буенча  чираттагы практик шөгыльләр узды. Чара барышында шулай ук ут сүндергеч белән ут кабыну учагын сүндерү тәртибе, шулай ук авыруларны эвакуацияләү буенча белемнәр үзләштерелделәр. РКХнең янгын хезмәте бригадасы белән шәхси үз-үзеңне саклау чаралары һәм аларны куллану күрсәтелде. РКХнең баш табибы Р.Ф.Гайфуллин, хастаханә директоры  Имамеев Д.Я, шулай ук Казан шәһ. Идел буе районы буенча ГТХМның янгын куркынычсызлыгы бүлегенең башлыгы  Газизов Д.Н. чара оештыруын хупладылар.
«Татарстан Республикасы территориясендә торучы  мигрантларга ярдәм» проекты чикләрендә Казанның «Ышаныч» дигән наркотикларга бәйле кешеләр туганнарының җәмәгать оешмасы СПИД үзәгенең ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлегенә гомуми практика табиблары өчен медицина чыгуларын уздыру өчен (НВПО-«Мединт-М»/П) эшләнмәләр җыелмасын тапшырдылар. Мәгълүмат өчен, ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлеге өйдә һәм сәламәтлек саклау оешмаларында консультатив ярдәм күрсәтә. Уртача ел эчендә 900 кешегә хезмәт күрсәтү белән 400 якын чыгулар үтәлә.

Инсульт – ул баш миенә кан агуы туктавы нәтиҗәсендә артерия томалану яисә тамыр стенкасының ярылуы аркылы кан агу аркасында нерв күзәнәкләренең җәрәхәтләнүе яисә һәләкәте булган хәл; ул бер вакытта булган  ми тукымасының җәрәхәтләнүе һәм аның функцияләренең бозылуы белән минең кан әйләнешенең тиз үсешле бозылуы.

Грипптан прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә, авыручанлыкның эпидемик күтәрелү башына кадәр 2–3 атна алдыннан түләүсез алырга була. Сәламәтлек саклау оешмаларында вакцина җитәрлек кадәр санда бар. Гриппка каршы вакцинацияләү авыр өзлегү белән үткән гриппны кисәтә һәм авырудан үлем нәтиҗәсенә юл куймый.
Хәзер оешмада 126 медхезмәткәр эшли. Табиб персоналы белән комплектлаштырулык 100% тәшкил итә. Һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү өчен сырхауханә белгечләре алдынгы ватан һәм чит ил клиникаларында укуны системалы рәвештә, шул санда Һиндастанда, Кытайда, Израильда стажировканы үтәләр.
2015 елның 2 ноябрендә 9.00 сәг. башлап 13.00 кадәр Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОсы «Мин – ТР Доноры» Республика проекты белән берләштерелгән бу сезонда икенче донор акциясе узачак.

28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә  арадаш кимерчәкне ясалмага алмаштыру буенча Татарстанда беренче булган операция узды. Соңгы елларда бүсерне дәвалауның төрле аяу микрохирургия алымнарын уңышлы эшкәртүгә карамастан кабатлана торучы синдромнар үсешенең ешлыгы шундый ук булып кала. Мастер-класста РКХ 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең җитәкчесе Т.А.Бикмуллин һәм Татарстан коллегалары белән тәҗрибәсе белән уртаклашкан, Мәскәүнең нейрохирургы Виталий Сычев ике операция уздырылдылар. Яңа хирургия алымы турында тулысынча «Татарстан-Яңа гасыр» ТРК, «Казан» ТРК, «Татарстан» ДТРК яңалыкларында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International