Нижегородский өлкәсендәге Кстовский районында ЮТҺ, автобус һәм йөк фурасы бәрелеше булды. ЮТҺ нәтиҗәсендә автобуста өч кеше, алар арсында бер бала һәлак булды. Автобус Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга 20 кешене алып барган. 17 кеше, алар арасында 9 бала, Нижегородский өлкәнең дәвалау оешмаларына урнаштырылган.
Бу көннәрдә «ТР ССМ РСМЭБ» ДАССОның баш табибы Марат Тимерҗанов башлыгында Татарстанның суд медиклары төркеме эш визиты белән Израильгә китте. Делегация составында – бюроның структур бүлекчеләренең җитәкчеләре һәм суд-медицина экспертлары.
Конференция эшендә Россия Федерациясе һәм БДБ илләренең бөтен регоннарыннан 400 табибның катнашуы ниятләнә: неврологлар, анестезиологлар, хирурглар, терапевтлар, ревматологлар, педиатрлар, психиатрлар, онкологлар, гинекологлар, клиника фармакологлары, гомуми практика табиблары, сәламәтлек саклауны оештыручылар, шулай ук һөнәри эшчәнлекләре авырту синдромнарын тикшерү, диагностикалау һәм дәвалау белән бәйле башка белгечләр.
Бу елда конференция Татарстан Республикасы онкология хезмәтен оештыручыларның берсе, онкохирургия патриархы, профессор М.З. Сигалның туган көненең 95-еллыгына багышланачак.