01.01.2023 елдан дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында дәүләт пошлинасын түләү кирәклеге яңартылды.
Мамадыш РҮХнең Зур Шыя ФАП мөдире-фельдшер Зарипова Резеда - «Туберкулезны профилактикалау чаралары» декадасына багышланган чаралар кысаларында Зур Шыя урта мәктәбендә ата-аналар җыелышында «Туберкулезны профилактикалау»темасына лекция үткәрде.
Татарстан Республикасы 2022 елда Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында узган #КультураДонорству #КультурныйКодДонора Бөтенроссия акциясендә катнашуы өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе дип танылды.
Саба районында Саба үзәк район хастаханәсенең яңа Олы Арташ фельдшер-акушерлык пункты каркасы әзер. Яңа ФАПны «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзиләр.
Быел «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча Мамадыш районы Көмеш Күл авыл җирлеге территориясендә урнашкан Көмеш Күл ФАПы яңартылачак. Модульле типтагы яңа бина төзеләчәк.
"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк проекты кысаларында Баулы районы Хансөяр авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы төзелә башлады, бүлеп бирелгән участокта баганалар урнаштырылды.
Зәй үзәк район хастаханәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре йөртүчеләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында, шул исәптән махсус сигналлар куллану хакында профилактик әңгәмә булды.
2022 елда "Сәламәтлек саклау" милли проекты буенча Әтнә үзәк район хастаханәсенә шундый операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирүче видеоэндоскопия системасы куелды.
Баулы районы мәктәпләрендә поликлиниканың педиатрия бүлеге шәфкать туташлары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрделәр.
«Зәңгәр Тасма» инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды белгечләре Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр һәм Татнефть компаниясе хезмәткәрләре өчен «Сәламәтлек сәгате» үткәрделәр. Чара йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәсьәләләренә багышланган иде.