ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара булды. ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең дәвалау бүлеге башлыгы Альбина Заһидуллина бәйрәмнең кунагы булды.

«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе чикләрендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча уку үзәге тыңлаучылары өчен Республика медицина профилактикасы үзәге һәм «Гомуми эш» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белгечләре наркомания һәм тәмәке тарту профилактикасы буенча видеолекторий үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһ. «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУ терапия бүлегенең шәфкать туташы Рәйлә Шабаева «Сабан туе гүзәле-2019» шәһәр конкурсының финалисты булды.

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры Яр Чаллы филиалының баш табибы Алмаз Хаҗиев филиалның яңа корпусын төзүгә әзерлек турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага сөйләде.

Республика клиник хастаханәсе һәм «Авторадио-Казан» «Hells Angels» мотоклубның байкерлары белән берлектә Халыкара донор көненә хәйрия акциясе уздырдылар.

Югары Ослан муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан регионы бүлеге Сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында «Бердәм Россия» көне» узды.

Актаныш районында Ык елгасында III Регионара Сабантуй–2019 узды. Бәйрәмдә Татарстанның, Башкортстанның, Оренбург өлкәсенең Ык буе районнары вәкилләре катнашты.

Республика клиник хастаханәсендә Казан дәүләт медицина институтының (хәзерге КДМУ) дәвалау факультетын 1984 елда тәмамлаучыларның очрашуы булды.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

18 июньдә 14: 00 сәгатьтә БРКХнең Консультатив сырхауханәсендә «Җаваплы ата-ананың мәктәбендә»  дәрес узачак.

Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» дигән мөселман бәйрәме узды. Чара ел саен Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән күп санлы хаҗиларны җәлеп итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International