Туберкулез белән көрәшү декадасы кысаларында Норлат үзәк район хастаханәсендә «Туберкулезга – юк» акциясе узды.
КБМҮнең Балалар хастаханәсенең актлар залында «Җиде диңгез» камералы курчак театры актерлары нәни пациентларны «Миңа сезнең боткагыз кирәк түгел» дигән якты һәм матур тамаша белән сөендерделәр.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮ (Эпидемиологиянең һәм микробиологиянең милли тикшеренү үзәге) хезмәткәрләре ВИЧның дару тотрыклылыгы турында сөйләделәр. Инфекционистлар, эпидемиологлар һәм лаборатория табиблары өчен семинар Республика СПИД үзәге җирлегендә узды. Катнашучылар алдында Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮнең гомуми вирусология бүлеге мөдире, биология фәннәре докторы Марина Бобкова чыгыш ясады.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә Түбән Камадан Перинаталь үзәге булган Балалар хастаханәсенең вәкилләре килеп киттеләр. Кунаклар КБМҮдә клининг хезмәтен оештыру һәм кертү тәҗрибәсен өйрәнделәр. Баш шәфкать туташы Екатерина Шадрина һәм баш акушер Марина Абрамова коллегаларына клининг өчен күчмә постлар салу системасын, юу һәм дезинфекцияләү өчен булган җиһазларны һәм инвентарьне саклау һәм эшкәртү бүлмәләрен күрсәттеләр. Шуннан соң кунакларга перинаталь үзәкнең профильле бүлекләре буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды. Очрашу медицина оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу кысаларында планлаштырылган иде.
Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен аралашу психологиясе буенча семинарлар һәм практикалар циклы дәвам итә. Тренингны доцент, әйдәп баручы тренер, коуч, арт-терапевт Савельева Татьяна алып бара.
«КМТТУ-КАИ» ЮББ ФДБББУнең җиденче уку корпусында Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары «Волонтерлар – медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге волонтерлары белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә – 7 апрельгә багышланган «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында акция уздырдылар.
Профессор Наил Әкрәмов җитәкчелегендә БРКХнең урология бүлеге командасы бердәм лапароскопик керү юлын файдаланып бөердәге эре шешне алдыру буенча катлаулы оператив тыкшынуны уздырды. Аның үзенчәлеге – мультитроакар керү юлы барлыкка китерүгә мөмкинлек бирүче кендек боҗрасы өлкәсендә булдырылган бердәм керү юлы.
5 апрельдә Бөтендөнья Сәламәтлек көне алдыннан «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән берлектә Республика СПИД үзәге мәгърифәтчелек әдәбиятын тарату, ВИЧ-йогышына тест үткәрү, баштан һәм соңыннан белгечләрне тестлы консультацияләү белән профилактик акция үткәрәчәк.
Балалар өчен сәламәтлек үзәге мөдире Диләрә Вәлиева Түбән Кама шәһәренең 31нче номерлы мәктәбенең 3 сыйныф укучыларына дөрес туклану турында сөйләде. Белгеч сүзләренчә, гади ризык үткән заманда калды һәм юкка гына. Ярмалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр безнең өстәлдә көн саен булырга тиеш. Ә менә чипсы, кибеттәге камыр ризыклары, газировка һәм майонез турында үз сәламәтлекләре турында кайгыртучыларга онытырга яхшырак булыр иде. Физик активлык – сәламәтлекнең мөһим өлеше. «Яшьләр клиникасы» МСЯБ психологы Вероника Филипова балалар белән күңелле зарядка үткәрде. Ә психолог Анна Куртмина балаларга шәхси гигиена кагыйдәләренең мөһимлеге турында сөйләде һәм чиста куллар биюенә өйрәтте.
Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасын зарарлаучы кешеләрнең авыр йогышлы авыруы. Авыру кузгатучы – вирус, ә аны саклаучылар һәм таратучылар булып талпаннар тора.