8 Март алдыннан Республика клиник хастаханәсендә бәйрәм концерты узды. Пациентлар һәм клиника хезмәткәрләре өчен сәнгать җитәкчесе Александр Федотовның «Добро (Игелек)» казак ансамбле чыгыш ясады.
Әгерҗе ҮРХдә 2018 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган медицина советы узды. Төп доклад белән баш табиб Эдуард Овчинников чыгыш ясады.
Казанда Татарстан Республикасы хирургия һәм травматология хезмәтләренең йомгаклау уртак медицина активы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова катнашты.
Бөгелмә ҮРХ» ДАССУнең 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган медицина советының киңәйтелгән йомгаклау утырышы шәһәр Мэриясендә узды.
Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсендә 2018 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова, Казан шәһ. Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, шулай ук шәһәрнең дәвалау-профилактика учреждениеләре җитәкчеләре катнаштылар. Төп доклад белән учреждение җитәкчесе Илнур Хәлфиев чыгыш ясады.
6 мартта Республика клиник хастаханәсенең 1нче нейрохирургия бүлегендә Татарстанда беренче тапкыр операция узды. Ул арадаш кимерчәк бүсеренең кабатлануы барлыкка килүен кисәтәчәк.
Казанда ТР фармацевтика хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсе узды.
Казанда Татарстан Республикасы хирургия һәм травматология хезмәтләренең йомгаклау берләштерелгән медицина активы узачак.
Түбән Кама медицина көллиятендә Ачык ишекләр көне узды. Абитуриентлар һәм күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән булачак студентлар уку йортының эше белән таныштылар.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре 7-11 сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм социаль әһәмиятле авыруларны кисәтү буенча видеолекторийларны дәвам итәләр.