23-25 майда Казанда халыкара катнашуы белән «Авырту медицинасы: аңлаудан эш итүгә» дигән XXV Россия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Неврологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары, мануаль терапия һәм дәвалау физкультурасы табиблары авыртуларны дарулардан башка дәвалау алымнары, хроник авыртуның психо-социаль аспектлары, авыртуга каршы ярдәм үсешенең перспективалары турында фикер алышалар. Конференция чикләрендә шулай ук «Миофасоциаль авырту синдромының консерватив терапиясендә терапевтик тейпировалау» дигән мастер-класс узачак.