Бүген Казанда шәфкать туташларының «Хроник авыруларга каршы торуда шәфкать туташларының роле» дигән V Халыкара саммиты узды. Бу саммит – Россиядә урта медицина персоналы өчен һөнәри күнекмәләрен үстерүгә һәм шәфкать туташларының мөстәкыйль эшчәнлек чикләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән иң зур чара, ул илнең 15 шәһәрен үз эченә керткән.
Саммитта Татарстанның төрле клиникалары, шул исәптән ТР ССМ БРКХ һәм Түбән Кама шәһәренең «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең 23 белгече катнаштылар.