"Компьютер тычканы" синдромын ничек булдырмаска

2012 елның 11 марты, якшәмбе
Бүгенге көндә офиста эшне компьютердан башка күз алдына китереп булмый. Еш очракларда монитор артында тәүлегенә сигез сәгатьтән артык утырырга туры килә, һәм бу бөтенләй алганда бар сәламәтлеккә негатив тәэсир итмичә калмый. Соңгы вакытта эшчеләр беләзек сөяге өлкәләрендә сызлауларга, куллар оюга еш зарланалар (кайбер мәгълүматларга караганда, бу симптомнар компьютер белән кулланучы һәр алтынчы кешедә күзәтеләләр). Табиблар сүзе буенча, бу кул беләзеге каналы синдромы (туннельле синдром) үсүе турында таныклый, халыкта аны шулай ук "компьютер тычканы" синдромы дип атыйлар. Аның үзенчәлеге нәрсәдә һәм аны ничек булдырмаска?
Медиклар бу синдромның барлыкка килүе офис хезмәт итүчесенең алдынгы кулында озак вакыт компьютер тычканы булуы белән бәйле дип белдерәләр. Кулларның уңайсыз торышы беләзек сөягендә озак вакыт бөгелеп тору һәм вак стереотип хәрәкәтләренең күпчелек микъдары белән тиңдәшлектә мускулларның озак көчәнешенә һәм кан әйләнешенең бозылуына алып килә, бу үз чиратында үзе артыннан нерв җилсенүе, беләзек сөягенең нерв каналында кысылу барлыкка китерә. Зур хәвеф-хәтәргә клавиатура белән эшләү вакытында куллары белән беләк арасында 20 һәм аннан да күбрәк градус булган кулланучылар дучар булалар.
И.М.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе дипломнан соң профессиональ уку факультеты нерв авырулары кафедрасы профессоры Андрей Данилов аңлатуы буенча, синдром сызлау, ою һәм кулның көчсезлеге белән беленә. Сызлау һәм ою зур, күрсәтү һәм урта бармакларның уч төбе өслегенә һәм шулай ук күрсәтү һәм урта бармакның өске өлешенә таралалар. Башта симптомнар компьютер артында эшләгән вакытта барлыкка киләләр, ә аннары тынгылык халәтендә дә килеп чыгалар һәм, кайчакта төнлә барлыкка киләләр, авыр һәм карамыйча калдырган очракларда симптомнар даими характер алырга мөмкин, һәм бу хезмәт итүченең эшкә сәләтендә байтак сизелә (язган вакытта дискомфорт, берәр нәрсә күтәрергә теләгәндә бармакларда авырту тоела).
А.Данилов сүзләренә караганда, "компьютер тычканы" синдромын профилактикалау һәм дәвалау нигезе булып эш урынының дөрес оештырылуы, гадәтләнгән яшәү рәвешен үзгәртү тора (хезмәт һәм ял режимын саклау). Озак утырган очракта беренче чиратта тән торышын периодик алыштырып торырга тәкъдим ителә, кулларга минималь йөкләнеш төшүен кайгыртырга, беләзек сөягенә түгел, ә терсәкләрдә таянырга, тычкан өчен махсус келәмчекләр белән файдаланырга (беләзек сөяге өчен таянычы булган келәмчек), кул беләкләрдән биегрәк урнаша торган позицияләрне булдырмаска кирәк (беләзек сөягенең чиктән тыш бөгелүе). Урындык яки кәнәфи култыксалар белән булырга тиеш. Көн дәвамында төрле күнекмәләр үтәргә кирәк: кулларны селкергә, бармакларны йодрыкларга кысарга һәм берничә тапкыр җибәрергә, йодрыкларны әйләндерергә, кулларны алга таба сузарга һәм гадәти торышына кайтарырга, бер кулның бармаклары белән  икенче кулның бармакларына басарга. 
А.Данилов шушы мизгелдә клавиатураларның, компьютер тычканнарының, беләзек сөяге астына куела торган терәкләрнең альтернатив корылышлары актив эшкәртеләләр һәм гамәлгә керәләр дип билгели. Авыртуны бетерер һәм рецидив булдырмас өчен табиблар ортезлар (ортопедия җайланмалары) һәм лангетлар кулланалар. 
Top.Rbc.Ru/материаллары буенча 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International