Республика клиник хастаханәсендә урта медицина персоналы өчен фикерләрне тапшыру компетентлыгының тренингы узды. Укытуны медицина психологы Ольга Завгородняя уздырды. Тренингта катнашучылар «актив тыңлау» төшенчәсен — партнерны дикъкать белән тыңлый белү һәм аның карашын аңлый белү, «эмпатия» — башка кешенең эчке дөньясында ниләр булганын дөрес кабул итү төшенчәсен өйрәнделәр. Белгечләр эшлекле аралашу күнекмәләрен: бәйләнеш урнаштыру, мәсьәләдә юнәлеш бирү, үз фикереңне дәлилләү, үз мәнфәгатьләрен яклау, карарлар кабул итү күнекмәләре, компромисс булуны яхшырттылар.