Рөстәм Миңнеханов Казан янында яңа табиб амбулаториясен ачты

2018 елның 13 октябре, шимбә

Бүген Лаеш районының Комлы Кавал авылында яңа табиб амбулаториясе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Медицина объекты дүрт авыл җирлеген үз эченә ала: Комлы Кавал, Никольское, Орел һәм Матюшино. Амбулатория 13 меңгә кадәр кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Хезмәткәрләрнең штат саны 53 кеше тәшкил итә, шул исәптән 11 табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International