Сарман ҮРХ баш табибы вазыйфасына Галимов Айрат Илдар улы билгеләнде

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы вазыйфасына Галимов Айрат Илдар улы билгеләнде.

1988 елның 26 сентябрендә туды.

2010 елда«Стоматология» белгечлеге буенча Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш буенча агентлыкның Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлады. 2014 елда «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» сертификаты алды.

2013-2014 еллар –  «Әлмәт шәһәр стоматология сырхауханәсе ДАССУ табиб-стоматолог-ортодонты,

2014-2017 еллар – «Визит» детоксикация медицина үзәге» МАССУ директоры,

2017 ел – «Әлмәт район үзәк хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб урынбасары,

2017-2018 еллар – «Әлмәт медицина мәгълүмат-аналитика үзәге» ДАССУнең баш табиб урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International