Марат Садыков капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң булган Әлмәт ПҮ белән БШХ балалар стационарында булды

2019 елның 1 июне, шимбә

Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң Әлмәт перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең балалар стационарына килеп киттеләр.

Тантаналы чара барышында тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен һәм төзүчеләрне ӘМР Советының һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Айрат Хәйруллин озатуында Марат Садыков һәр бүлекнең эше белән танышты, кабинетларны карады, табиблар һәм ата-аналар белән сөйләште, тантаналы чыгарылышта катнашты, яңа туган балаларның әниләренә бүләкләр тапшырды. Чара ахырында кунаклар учреждение хезмәткәрләре белән бергә хастаханә территориясендә агачлар утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International