Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре килеп киттеләр. Кунаклар республика башкаласына сакчыл технологияләр кертү һәм амбулатор этапта медицина ярдәме күрсәтүне алу мөмкинлеген һәм аның сыйфатын арттыруны күздә тотучы сырхауханәнең яңа моделенә күчү буенча булган тәҗрибә белән уртаклашу өчен килделәр.
Визит кысаларында табибларга сырхауханәдә табиб һәм урта медперсонал арасында йөкләнешнең ничек бүленүе турында сөйләделәр, авырулар һәм сәламәт кешеләр килүен аеру белән пациентлар йөреше логистикасын оптимальләштерделәр. Моннан тыш, медицина учреждениесендә кәгазьдән электрон документ әйләнешенә актив күчәләр. Казан табиблары кабул итү вакытының нормативларын үтәп, пациентлар өчен көтү зонасында уңайлы шартлар тудырулары һәм пациентларның өзлексез агымы принципларында диспансерлаштыру һәм профосмотр оештырулары турында да сөйләделәр.