Республика клиник офтальмология хастаханәсендә сыйфат менеджменты системасының ISO 9001:2015 халыкара стандарты таләпләренә туры килүенә тышкы аудит уздырылды. Сертификацияләү буенча орган – сертификацияләү буенча «CERT International sro.» халыкара оешмасы (оештыручысы - «СЕРТ Академия»ҖЧҖ).
Аудиторлар командасының эше нәтиҗәләре буенча хастаханәгә ISO 9001:2015 таләпләренә туры килүгә тиешле документ бирү турында карар кабул ителде.