Казанда медицина карталарын инвентаризацияләү һәм цифрлы форматка күчерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә Казан шәһәре медицина оешмаларының архив хезмәткәрләре өчен укулар оештырды. Семинар Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә узды.

Очрашуның төп темасы пациентларның медицина карталарын инвентаризацияләү һәм цифрлы форматка күчерү мәсьәләләре булды. Укулар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белгечләре архив материалларын саклау һәм инвентаризацияләү тәртибе, документларны цифрлаштыру процессы турында сөйләделәр. Шулай ук чарада катнашучылар Республика клиник хастаханәсенең архивына килеп киттеләр, анда хезмәткәрләр медицина карталарын инвентаризацияләү уздыруның үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International