Стенокардияне ничек ачыкларга?

2019 елның 11 октябре, җомга

Нәрсә ул стенокардия? Ни өчен бу авыруны «күкрәк бакасы» дип атыйлар? Стенокардияне ничек танырга? Беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Шушы һәм башка сорауларга «ТКҮРКПХ» ДАССУнең 1нче номерлы сырхауханәсенең көндезге стационары мөдире Фаилә Кашафетдинова җавап бирде.

Шулай итеп, төп кагыйдәләр. Фаразлыйбыз һәм эшлибез:

1.      Әгәр йөргәндә күкрәктә авырту барлыкка килсә, туктарга һәм утырып торырга кирәк. Әгәр өйдә ятканда барлыкка килсә, аякларны түшәктән төшереп утырыгыз.

2.      Әгәр өянәк беренче тапкыр барлыкка килсә, нитроглицерин кабул итеп карагыз. Әгәр авырту 2-3 минуттан соң уза икән – сездә, мөгаен, тотрыклы стенокардия.

3.      Өянәк барлыкка килгәндә нитроглицеринны 5 минут ара белән тагын ике тапкыр кабул итәргә ярый. 15-20 минут эчендә авырту туктамаса, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International