Республика клиник офтальмология хастаханәсенә профессор Е.В. Адамюк исеме бирелде

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

«ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУнә Казан офтальмология мәктәбенә нигез салучы, профессор Е.В. Адамюк исеме бирелде.

Адамюк Емелиан Валентий улы (1839-1906) – рус офтальмологы, Казан университетында офтальмологиянең беренче профессоры. Аның хезмәтләре офтальмологиянең төрле бүлекләренә багышланган. Е. Адамюк окулистлар мәктәбен оештыра, аның укучылары – профессор А.Г. Агабабов, К.Х. Орлов, В.В. Чирковский һ.б.

Профессор Емилиан Адамюкның 180 еллыгына Республика клиник офтальмология хастаханәсендә Казан офтальмология мәктәбенә багышланган музей ачылды. Анда танылган галимнәрнең фәнни хезмәтләре, табибларның беренче инструментлары, шулай ук операцияләрнең сирәк төшерелгән фоторәсемнәре тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International