Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә беренче баш табиб Римма Миңнулла кызы Әхмәтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Бәйрәм чарасы 8-нче номерлы сырхауханәнең 40-еллыгына туры китерелгән, Сугышлар ветераннары өчен госпиталь үзенең башын аннан ала.
Ачылу тантанасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Энергетик» мәдәният йорты директоры Гөлзада Мөхәммәт кызы Рзаева алып барды. Чарада гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Ләлә Әнвәр кызы Камалетдинова катнашты, ул үзенең хезмәт юлын Римма Миңнулла кызы белән бергә башлаган.