Татарстанда ВИЧ-йогышы авырулар саны һәм таралу дәрәҗәсе уртача Россия күрсәткечләреннән ике тапкыр кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәгенең баш табибы урынбасары Фирая Нәгыймова сөйләде.
1 декабрьдә билгеләнгән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан белгечләр бөтен ил буенча ВИЧ белән авыручылар санының дәрәҗәсе түбәнәюен хәбәр иттеләр.