Түбәнкамалылар ТКҮРКПХ сырхауханәләренең эшен уңай бәялиләр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Ноябрьдә ТКҮРКПХ сырхауханәләренең эшенә 350-гә якын пациент үз бәясен бирде. Бу кешеләр барысы да консультатив-диагностика һәм стоматология сырхауханәләре регистратураларында, шулай ук 1нче һәм 2нче сырхауханәләрдә урнашкан кире элемтә планшетларыннан файдаландылар.

Исегезгә төшерәбез, барлык хәбәрләрне онлайн режимында хастаханәнең баш табибы Габибулла Әхмәдов күзәтеп бара.

Сырхауханәләрнең эшен теләге булган һәр кеше бәяли ала, бу 30 секундтан да артык алмый. Безгә һәр пациентның фикере мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International