КДМУда Бәйсез аккредитация һәм рейтинг агентлыгының Экспертлар комиссиясе эше башланды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Казан дәүләт медицина университеты – Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитацияне узучы Россия Федерациясендә беренче югары уку йорты.

2 декабрьдә КДМУда Бөтендөнья медицина белеме бирү оешмасы стандартлары буенча югары уку йорты эшчәнлегенә тышкы экспертиза үткәрә торган Бәйсез аккредитация һәм рейтинг агентлыгының (БАРА) Экспертлар комиссиясе эше башланды.

Экспертлар комиссиясе Казан ДМУ Тарих музеенда, акушерлык һәм гинекологиянең симуляция - аккредитация үзәгендә, гамәли күнекмәләр үзәгендә, уку аудиторияләрендә, Фәнни китапханәдә булды. Комиссия әгъзалары факультетлар деканнары – белем бирү программалары җитәкчеләре, кафедра мөдирләре һәм укытучылары белән очраштылар, югары уку йорты укытучыларына анкеталаштыру үткәрделәр.

Комиссия эшен 2019 елның 3 һәм 4 декабрендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International