Казанда ике яңа ЭЯА үзәге үз эшен башлады

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе җирлегендә Эчәклекнең ялкынсыну авырулары (ЭЯА) буенча ике үзәк эшли башлады.

Проект ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Такеда Фармасьютикалс» ҖЧҖ арасында 2019 елның 13 февралендә Сочида Россия инвестицион форумында имзаланган үзара ярдәм итешү турында килешү кысаларында тормышка ашырыла. Кул куелган килешү кысаларында «Такеда» компаниясе ЭЯА үзәкләрен диагностиканың тулы циклын гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырды. Шулай ук медицина персоналы һәм пациентлар берләшмәсе өчен уртак белем бирү программаларын оештыру һәм уздыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International