Казанда «ТРда онкология авырулары белән көрәш» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Онкология диспансерында РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары катнашуларында ВКЭ форматында «Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәш» дигән түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар онкология программасының максатчан күрсәткечләренә ирешүләр һәм махсуслаштырылган онкологик медицина ярдәмен финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл утырышында РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы комитетының Дару чаралары белән эш итү, фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Александр Петров һәм Дәүләт Думасының Сәламәтлекне саклау буенча комитетының Дарулар әйләнеше һәм фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү подкомитетының җаваплы секретаре Александр Сумин катнаштылар.

Татарстан Республикасында яман шешләр  белән халыкка махсуслаштырылган онкологик ярдәм күрсәтүне оештыруның төп принциплары турында түгәрәк өстәлдә катнашучыларга ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International