БРКХ инженерлык хезмәте Бурятия Республикасыннан килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашты. Кунаклар өчен таныштыру экскурсиясе уздырдылар, хастаханә җиһазларын һәм инженер җайланмаларын күрсәттеләр. Шулай ук делегатлар инженерлык хезмәте хезмәткәрләре белән аралаштылар. Кунаклар клиниканың җиһазланышын да, эш сыйфатын да югары бәяләделәр.