Түбән Кама ҮРХнең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Йөзем Бари кызы Хәмидуллина «Иң яхшы баш табиб урынбасары» Бөтенроссия конкурсының лауреаты булды.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә «Медицина һәм сыйфат-2019» XII Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе кысаларында узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Милли медицина палатасы Президенты Леонид Рошаль катнаштылар.