Чистайда беренчел кан тамырлары үзәгенең ФАПлар белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

2019 елның 6 декабре, җомга

Чистай ҮРХдә беркетелгән районнар белән беренчел кан тамырлары үзәгенең үзара хезмәттәшлеге буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Норлат, Спас районнарының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасарлары, неврологлары, ФАП һәм ашыгыч ярдәм фельдшерлары, гомуми практика табиблары катнаштылар. Беренчел кан тамырлары үзәгенең эш күрсәткечләре хәбәр ителде. Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручыларны вакытында китереп бирү, пациентларны транспортировкалау, тромболитик терапиягә күрсәткечләрне киңәйтү, профильле булмаган госпитализацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Беренчел кан тамырлары үзәге эше буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен гамәли карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International