Россия Сәламәтлек саклау атнасы кысаларында Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау өлкәсендә Эксперт советының терапия, гомуми табиб практикасы һәм профилактик медицина буенча профильле комиссияләрнең киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын тормышка ашыруның иң актуаль мәсьәләләре, аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.
Профильле комиссияләр утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик медицина буенча баш белгече, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең баш табибы Римма Садыкова катнашты.