ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында чыгыш ясады.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү.
Татарстан Республикасында «2015 – 2022 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дигән коррупциягә каршы бишенче программаның чаралары үткәрелә. Анда 100дән артык башкаручы катнаша – республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары җәлеп ителә.