Татарстан волонтер-табиблары Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында катнаштылар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

2 декабрьдән башлап 5 декабрьгә кадәр «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге Волонтер-табиблары Сочи шәһәрендә «2019 елның Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумы»нда катнаштылар.

Форум кысаларында илнең иң яхшы спикерлары белән белем бирү һәм эшлекле программа үткәрелде.

«Волонтер-табиб юлы: үзеңдә лидерны ничек үстерергә» сессиясендә Россия Яшьләре җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай, Россиянең ФМБА җитәкчесе Владимир Уйба чыгыш ясадылар. Экспертлар волонтерлар белән үзләренең үсеш тарихлары белән уртаклаштылар, чын лидерның сыйфатын билгеләделәр, сәламәтлек саклау өлкәсендә волонтерларның алыштыргысыз булулары турында сөйләделәр. РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова форумның хөрмәтле кунагы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International