КБМҮдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу көннәрдә КБМҮ авыручы балаларга аерым игътибар бирә. КБМҮнең балалар сырхауханәсенә беркетелгән территориядә 361 инвалид бала яши. Шуларның 27се авыр хәлдәге бала.

Инвалидлар декадасы кысаларында КБМҮнең балалар сырхауханәсенә беркетелгән авыручы балалар үз өйләрендә тар белгечләрнең медицина тикшерүен уздылар. Шулай ук өйдә балаларның кан анализларын да алганнар.

Балалар хастаханәсендә һәм КБМҮнең балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәменең бүлегендә ункөнлекне хәйрия акциясе белән билгеләп үттеләр. Баларлар сырхауханәсендә дәвалауда булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм КБМҮнең амбулатор-хоспис бригадасы кураторлыгы астында торган инвалид балалар КБМҮнең партнерларыннан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International