Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары Раилә Хөснетдинова һәм Анна Трунова ашамлык кисәге белән йотлыккан 84 яшьлек ир-кешене коткардылар.
АМЯСнә шалтырату инсульттан соң урын-җир өстендә ятучы өлкән Түбән Кама яшәүчесенең хатыныннан килде. Шул кичтә аны хатыны ашата, бер моментта ир-кеше йотлыга һәм тыны кысыла башлый.
Шалтыратканнан соң 6 минуттан соң ук бригада килеп җитә, бу вакытка өлкән яшьтәге Түбән Кама яшәүчесе кислород җитмәүдән интегә һәм аңны югалту хәлендә була. Фельдшерлар оператив рәвештә медицина ярдәме күрсәтәләр – мондый очракларда Хеймлих алымын башкаралар, ягъни йотлыккан кешене билдән югарырак һәм күкрәк читлегеннән түбәнрәк өлештә арттан уратып алып, берничә тиз этеш ясыйлар.