Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы 2020-2022 елларга Тармак килешүенә кул куйдылар.
Әлеге документ киләсе өч елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр арасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга сала.
Яклар кадрлар сәясәте, социаль-икътисадый һәм һөнәри яклау мәсьәләләрен хәл итүгә комплекслы якын килүне тәэмин итәргә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә уңай мораль-психологик климат өчен шартлар тудырырга йөкләмә бирәләр.