РКХдә хезмәтне саклау буенча укулар узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре хезмәтне саклау буенча укулар уздылар. Хезмәт кодексы гражданнарның сәламәтлекләренә һәм куркынычсыз хезмәт шартларына хокукларын һәм гарантияләрен законнар белән тәэмин итте.

Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматларына караганда, хәзерге дөньяда ел саен хезмәт эшчәнлеге белән бәйле сәбәпләр аркасында 2 млн. артык кеше һәлак була һәм хезмәт эшчәнлеге белән бәйле авырулардан якынча 160 млн. интегә.

Гамәлдәге законнар нигезендә, профсоюзлар хезмәтне һәм әйләнә - тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен профсоюзларның тармак һәм регион комитетларында – техник хезмәт инспекторлары аша, предприятиеләрдә, башлангыч профсоюз оешмаларында – хезмәтне саклау буенча вәкаләтле (ышанычлы) затлар аша үтәүне иҗтимагый контрольдә тоталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International