Казанда «Казан медицина көллияте» ДАҺББУ җирлегендә «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә «Яшь профессионаллар»(WorldskillsRussia) региональ чемпионаты узды.
«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУнең мәйданчыкларында тренер-эксперт, практик белем бирү мөдире Светлана Сычева җитәкчелегендә хәзерләнү үткән Түбән Кама шәһәренең 8нче сыйныф укучысы Азалия Вилданова алтын медаль яулады.