Чистай ҮРХдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Балаларга игелек бүләк итегез!» бәйрәме узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенең ел саен инвалидлар декадасына туры китерелгән бәйрәмне уздыруы күркәм традициягә әйләнде.

Шулай, 2019 елның 6 декабрендә «Балаларга игелек бүләк итегез!» бәйрәменә мөмкинлекләре чикләнгән балалар җыелды. Бу чарада ачык һәм битараф булмаган кешеләрнең катнашуы бик мөһим.

Аннан соң сәламләү сүзе белән балалар һәм аларның ата-аналары алдында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Галина Задворнова, «Чистай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин, «Очрашуга адым» хәйрия фонды директоры Нияз Шакиров, балалар сырхауханәсенең табиблар комиссиясе рәисе Светлана Проничева чыгыш ясадылар.  "Игелекле Дулкын 2019" Бөтенроссия талантлы балалар фестивале лауреаты Павел Долгановның чыгышы кунаклар өчен күңелле сюрприз булды. Ул саксофонда музыкаль композиция башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International