Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә «Акушер стационары шартларында яңа туган балаларга медицина ярдәме күрсәтүдә актуаль мәсьәләләр» темасына укыту семинары булды. Укыту Татарстан Республикасының Шәфкать туташлары ассоциациясе булышлыгында узды. Семинар эшендә Татарстанның төньяк-көнчыгыш регионының дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш һәм өлкән шәфкать туташлары һәм гади хезмәткәрләре арасыннан 100дән артык делегат катнашты.