Түбән Камада «Иң яхшы мастер-класс» республика конкурсының финалы узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Түбән Камада «Иң яхшы мастер-класс» дигән беренче республика конкурсы узды, анда Татарстанның барлык медицина көллиятләренең һәм медицина училищеларының профессиональ модульләре укытучылары катнашты.

Бәйге ике этапта үткәрелде. Беренче этап – читтән торып, укытучылар жюри хөкеменә эссе һәм дәреснең методик эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Бүген конкурсның турыдан-туры этабы һәм финалы узды – укытучылар үз тематикалары буенча мастер-класслар үткәрделәр һәм студентлар белән практик дәресләрдә кулланыла торган үзләренең инновацион оригиналь методикаларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International