Марат Садыков Сычуань провинциясе делегациясе белән очрашты

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Сычуань провинциясенең Кытай традицион медицина һәм фармакология идарәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.

Делегация Татарстанга кичә килде. Визитның беренче көнендә эш төркеме ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм БРКХ җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар уздырды.

Эш визитының максаты – БРКХ, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең исеменнән кул куелган килешүләрне гамәлгә ашыру буенча сөйләшүләр уздыру, Рус-Кытай традицион кытай медицина үзәген (Мәскәү шәһ.) булдыру тәҗрибәсен өйрәнү, регионара хезмәттәшлекне үстерү темасы буенча фикер алышу. Шулай ук делегациянең планнарында Татарстанның медицина учреждениеләре белән танышу булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International