Казанда Балалар липидологиясе үзәге ачылды

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген БРКХнең 2 нче номерлы консультатив сырхауханәсе җирлегендә Казан шәһәренең Балалар липидологиясе үзәген тантаналы ачу булды. Россия өчен әлеге үзәк бердәнбер.

Балалар липидологиясе үзәге башлангыч стадияләрдә липид алмашы бозылуын ачыклау һәм дәвалау белән шөгыльләнә. Монда липид алмашының авыр бозылулары һәм миокард инфарктының, баш мие инсультының һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларының иртә үсеше булган пациентлар җибәреләләр.

Чара ачылу тантанасыннан башланды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов чыгыш ясадылар. Чакырылган кунаклар арасында КДМУ ректоры Алексей Созинов, госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире, ТР ССМ баш штаттан тыш балалар белгече кардиолог Динара Садыкова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International