Түбән Кама ҮРКПХдә квалификацияле медицина кадрлары үстерәләр

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

«Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектын гамәлгә ашыру максатларында Түбән Кама хастаханәсендә хезмәткәрләрне өзлексез медицина белеме бирү системасына җәлеп итү буенча эш алып барыла.

ТКҮРКПХнең кадрлар бүлегенең җитәкчесе Людмила Зотова табиблар һәм медицина персоналы белән берничә очрашу үткәрде. Киңәшмә 2нче номерлы сырхауханәдә, стоматология һәм консультатив-диагностика сырхауханәсендә узды.

2016 елдан башлап белгечләрне сертификацияләү процедурасы этаплап аккредитацияләү процедурасы белән алышына. Медицина белеме алган затлар медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга куелган таләпләргә туры килүен билгеле бер белгечлек буенча расларга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International