Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова үлем санын киметү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта региональ министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаштылар. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасында үлем санын киметүгә юнәлтелгән чаралар турында сөйләде.
«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын тормышка ашыру кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына федераль коллегалар белән берлектә яхшы тәҗрибә алырга, берничә идарә итү модельләрен сынап карарга туры килде, бигрәк тә беренчел звеноны үстерү чаралары кысаларында.