Россиянең Атказанган табибы Гуслякова Рәисә Петровна 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

ТР һәм РФ Атказанган табибы, РКХ баш табибы урынбасары Гуслякова Рәисә Петровна 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Россиянең Сәламәтлек саклау системасында ул 50 елдан артык эшләде, шуларның төп өлеше – РКХнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазыйфасында. Югары квалификация категорияле табиб-терапевт, КДМУның экстраординар профессоры, ул «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе, «Россия Эчке эшләр министрлыгының 200 еллыгы» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гуслякова Рәисә Петровна — «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2017» Республика премиясенең сәламәтлек саклау легендасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International